Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында 59 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән
Янгын Совхоз бистәсендә чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Тукай районында 59 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич Совхоз бистәсендә янгын чыккан. Заречная урамындагы шәхси йортта алгы бүлмәдә әйберләргә ут капкан.

Князево авылының ирекле янгын сүндерүчеләре «кызыл әтәч»не авызлыклаган вакытта ир-атның мәетенә тап булган.

Биш квадрат метрдагы янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз