news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуны тыйдылар

Тыю быелның 15 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Татарстанлыларга «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгында балык тотуны тыйдылар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Татарстанның «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә балык тоту тыела. Сүз сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылык турында бара. Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары даими рейдлар үткәрәчәк», - дип искәртәләр комитетта.

Шундый ук тыю 2019 елда да гамәлдә булды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Тыюлыкны саклау режимын үтәмәгән өчен нигезендә җәза (РФ КоАП 8.39 маддәсе) каралган. Физик затларга – 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Татарстанның Лаеш районы территориясендә урнашкан «Мишә елгасы тамагы» аеруча саклана торган региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы булып тора.

Тыюлык 2018 елда оештырылды. Сакчыллык чаралары су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясенә һәм аларны яңадан торгызу өчен уңай шартлар булдыруга ярдәм итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100