Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәүдә үзәге парковкасында машинадан 1,6 млн урлаган Казан кешесен тоткарлаганнар
33 яшьлек тоткарланучы махсус сигнализация сканеры ярдәмендә автомобильне ачуын сөйләгән.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полицейскийлар сәүдә үзәге парковкасында внедорожниктан 1,6 миллион сум акча урлаган Казан кешесен тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Полициягә «Тойота» внедорожнигы хуҗасы мөрәҗәгать иткән. Ир шәһәрнең бер сәүдә үзәге машина кую урынында автомобилен калдыруын, ә әйләнеп килгәч, салоннан 1,6 миллион сум акча урлауларын ачыклаган.
Полицейскийлар шаһитлардан сорашып, видеокүзәтү камераларыннан язуларны өйрәнгәннәр. Бу мәгълүматлар аларга җинаятьченең эзенә чыгарга ярдәм иткән. Казанның 33 яшьлек кешесен икенче көнне тоткарлыйлар. Ир җинаять кылуын тулысынча таный һәм внедорожникны махсус сканер сигнализациясе ярдәмендә ачуын сөйли.
Казан кешесеннән урланган акчаларның бер өлешен (якынча 350 мең сум) алганнар. Аңа «Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Тикшерү вакытында ир чыгып китмәү турында язма биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз