news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Зөбәрҗәт күлендә коткаручылар аягы сынган чаңгычыга ярдәм күрсәткән

Табиблар зыян күрүче янына барып җитә алмау сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казанның Зөбәрҗәт күлендә коткаручылар аягы сынган чаңгычыга ярдәм күрсәткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндезге берләр тирәсендә Юдино бистәсендә күл буенда чаңгы шуган вакытта бер хатын-кыз аягын имгәткән. Бу хакта шалтыратып хәбәр итүчеләр әйтүенчә, ашыгыч ярдәм машинасы зыян күрүче янына барып җитә алмаган.

Коткаручылар урынга кар автомобилендә килгән. Алар күренгәнче үк әлеге хәлгә шаһит булган кешеләр зыян күрүченең аягына каеш һәм таяклардан ясалган шин куйган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, хатын-кызны кар автомобиленең тагылмасына урнаштырып, ашыгыч ярдәм машинасына илткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100