news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, Ижевск кешесенең гомере өзелгән

Ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Татарстанда, шәхси йортта янгын чыгып, Ижевск кешесенең гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда, шәхси йортта сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, Ижевск кешесенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать дүрттә 101 янгын сагы номерына Әгерҗе районының Девәтернә авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ут белән көрәшүчеләр, урынга килгәч, ялкын телләренең йортны тулысынча ялмап алуын күргән, янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергән вакытта залдагы кәнәфидә 67 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар. Ул Яңа ел бәйрәмендә әлеге йортка кунакка килгән Ижевск кешесе булып чыккан.

Ут белән көрәшүчеләрнең тырышлыгы белән тиздән янгынны сүндергәннәр. Ул сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100