Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар
Ир-ат банк янында танышларын очраткан, тегеләре аннан акча таптыра башлаган.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
31 декабрьдә көндез Чистай урамындагы банк бүлеге янында бер ир-атны кыйнаганнар. Ул әлеге банкта гариза язарга җыенган булган, әмма бина янында танышларын очраткан. Ир-ат сүзләренчә, алар аннан акча таптыра башлаган. Тиздән ир-атлар арасында низаг купкан һәм моның ахыры үзара тукмашу белән тәмамланган.
Шуннан соң зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер анда әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз