Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистай районында ике машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән
Авария бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Чистай районында ике машина бәрелешеп, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Юл һәлакәте бүген иртәнге 9лар тирәсендә Кызылъяр һәм Олы Талкыш авыллары арасында булган. Биредә «Форд Мондео» һәм «Лада Гранта» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә очкан, анда чит ил автомобиле юл билгесенә килеп сыланган.
«Авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озаттылар», — дип белдерде шаһитлар.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз