news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси йорт янган

Бер кеше һәлак булган

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген сәгать 00.15 РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә Казан, Тынычлык бистәсе, Вишневая урамы адресы буенча шәхси йортның януы турында хәбәр килеп ирешкән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Нәтиҗәдә, шәхси йорт янып беткән, бер кеше һәлак булган. Янгынның мәйданы – 49 кв.метр. Башлангыч сәбәп – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
Һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүгә 28 кеше, 7 техника, шул исәптән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән 22 хезмәткәр һәм 5 берәмлек техника, җәлеп ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot