“Ундүртле”нең каршысына чыккан “Скания” кеше үлеменә сәбәпче булган

Яңа елның 2 көнендә генә дә республикадагы юлларда транспорт һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән, 35е имгәнгән, җәрәхәтләнгән

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 10 тулып узгач, Мәскәү – Уфа юлының 886 нчы чакрымында, Балык Бистәсе турысында, “Скания” машинасында барган 1959 елгы зур тизлектә каршы як юнәлешле юлга чыккан һәм алдына килгән “ВАЗ-2114” машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, “ундүртле” рулендагы 1958 елгы кеше шунда һәлак булган, 1964 һәм 1965 елгы пассажир хатын-кызлар Республика клиник хастаханәсенә озатылган, 1989 елгысына медицина ярдәме урында күрсәтелгән.

Бу хакта мәгълүмат биргән республика ЮХИДИ идарәсе рульдагыларга мөрәҗәгать итеп, юлларда тизлекнең хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәен сайларга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, һава һәм юл шартларын исәпкә алырга чакыра.

Яңа елның 2 көнендә генә дә республикадагы юлларда транспорт һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән, 35е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.