Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгыннар чыккан
Төзек булмаган җылыту приборы - кеше үлеменә сәбәпче
(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Зәйдәге “Татметлом” ЯАҖ сәнәгать зонасы территориясендә ир кешенең үле гәүдәсе табылган.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын 1 гыйнварда чыккан, янгын урынын тикшерә торгач, металл вагонда 1979 елгы ир кешенең гәүдәсе табылган. Янгын исә җылыту приборын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәннән үрләгән дигән нәтиҗәгә киленгән.
Әлеге министрлык мәгълүматлары буенча, Татарстан янгынчылык хезмәте подразделениеләре чакырту буенча быел объектларга 47 тапкыр чыккан, республикада 5 янгын булган, анда 1 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз