news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты: Үтерү оештыруда гаепләнүче элеккеге министр тиешле җәзасын алачак

Тикшерү вакытында ришвәт белән бәйле бүтән эпизодлар да ачыкланган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов сүзләренчә, Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов тиешле җәзасын алачак.

Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2003 елда Садретдинов (бу вакытта ул Буа районы башлыгы вазифасын били) биредә яшәүче кешене үтерүне оештырган. Әлеге ир-атны «Квартал» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзалары өе янында атып үтергән, Садретдинов аларга 180 мең сум акча түләгән.

«Тикшерү вакытында ришвәт белән бәйле бүтән эпизодлар да ачыкланды. 2000-2006 елларда Садретдинов Буада яшәүче ир-аттан 600 мең сум күләмендә ришвәт алган. Бу вакытта, район башлыгы буларак, ул әлеге ир-атка шәһәрдә биналар һәм җир кишәрлекләре алуда ярдәм итәргә тиеш булган. Җинаять эше әлегә судка тапшырылмаса да, Садретдинов җәзадан качып котыла алмаячак», — диде Хафизов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100