Татарстанда коронавирустан тагын унбер кеше үлгән

Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1276га җиткән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын унбер кеше - дүрт ир-ат һәм җиде хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 11 үлем очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Коронавирустан 1950, 1937, 1955 һәм 1939 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1933, 1931, 1980, 1944, 1952, 1949 1954 елда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - дип аңлаттылар министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусының рәсми теркәлгән корбаннары гомуми саны 2021 елның 2 декабренә 1276 очракка җиткән.