news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бауман урамындагы кафеда янгын чыгуы аркасында 20 кеше эвакуацияләнгән

Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Бауман урамындагы кафеда янгын чыгуы аркасында 20 кеше эвакуацияләнгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 17.17 сәгатьтә янгын сагы чакыру 101нче номерына Бауман урамында урнашкан «Хочу и буду» кафесында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Анда кухняда һава чистарткычта май катламнары янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга килгән янгын сүндерүчеләр кухняны көчле төтен басуын күргән. Тиздән ике квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән.

Бинадан янгын сүндерүчеләр килгәнче 20 кеше чыккан, беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100