news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Татарстанда ут белән саксыз эш итү аркасында янгында ир-ат һәлак булган Янгын Күшке авылында төнге өчләр тирәсендә чыккан.

Татарстанда ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ут белән саксыз эш итү янгынга китергән, анда ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 2.14 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына республиканың Буа районы Күшке авылында кечкенә бүрәнәле йорт януы турында хәбәр килде.

Йортта янгын сүндергән вакытта 61 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Янгынны иртәнге дүртенче киткәнче сүндергәннәр. Янгын мәйданы 50 кв. метр тәшкил иткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100