news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле төбәкләрдә 26 әбине үтерүдә шикләнелә торган Казан кешесен кулга алдылар

Казан, Уфа, Самара, Үзәк, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә хатын-кызларны үтереп йөрүче кешене җиде елдан артык эзләгәннәр.

Төрле төбәкләрдә 26 әбине үтерүдә шикләнелә торган Казан кешесен кулга алдылар
Елена Сәләхова

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанның Совет районы суды 38 яшьлек Радик Таһировны кулга алды. Казан, Уфа, Самара, Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округының башка шәһәрләрендә яшәүче өлкән яшьтәге 26 хатын-кыз аның корбаны булган.

Үтерү очраклары Казанда 2011-2013 елларда теркәлә. Ир-ат социаль хезмәткәр яки слесарь буларак таныштырып, пенсионерларның фатирына кергән, аларны буып үтергән һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән.

Әбиләрне үтерүдә шикләнелә торган ир-атны җиде елдан артык эзләгәннәр. Тоткарланганчы ул слесарь булып эшләгән, хатыны белән ике малай үстергән.

Радик Таһиров судтан өй арестына җибәрүләрен сорады һәм наркотик матдә йогынтысында үтерүен таныды.

Суд үтерүчене 27 гыйнварга кадәр Тикшерү изоляторына җибәрде. Радик Таһировның гаебе исбатланган очракта, аны гомерлеккә төрмәгә утыртачаклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100