news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ: Татарстанда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булган юл һәлакәтләре артты

Атна эчендә республика юлларында аварияләрдә 15 кеше үлгән.

ЮХИДИ: Татарстанда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булган юл һәлакәтләре артты
очевидцы

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең саны арткан. Бу хакта «Татар-информ» республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Узган атнада республика юлларында аварияләрдә 15 кеше үлгән. Фаҗигале нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - тизлек режимын үтәмәү һәм каршы як полосага чыгу. Куркыныч авария 30 ноябрьдә Татарстанның Чистай районында булды. «Лада» машинасының 36 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыкты, анда йөк машинасы белән капма-каршы бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинаның ике пассажиры һәлак булды, тагын өч кеше авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелде. Шунысын да әйтергә кирәк, юл — транспорты һәакәтендә гаепле кешенең машина йөртү стажы нибары бер ел.

Тагын бер фаҗига кичә Баулы районында булды. «Рено»ның 19 яшьлек шоферы каршы полосага чыккан һәм «Лада» белән бәрелешкән. Өч кеше, шул исәптән Баулы район хастаханәсе табибы Мария Ширкина һәм аның улы авария корбаннары булды.

Бүген республиканың Менделеевск районында 36 яшьлек хатынның һәм аның 9 яшьлек кызының гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелгән. Автоледи каршы хәрәкәт полосасына чыга, автомобиль юлда уйнаклап китеп, фура астына эләгә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искә төшерә һәм машина йөртүчеләргә, бигрәк тә кышын, сак булырга кирәклеген искәртә.

«Машина йөртүчеләр юл хәрәкәте иминлеген, юл катламының торышын исәпкә алып, иминлекне тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Моннан тыш, ата-аналар балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш, аларны автомобильдә махсус утыргычларда йөртү сорала», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100