news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Улын рульгә утырткан Чаллы хатынына ата-ана вазифаларын үтәмәгән өчен җәза биргәннәр

Агина Алтынбаеваның уллары Мамадыш шәһәре үзәгендә, үтеп-сүтеп йөрүче кешеләргә бәйләнеп, алардан ипи һәм су өчен акча сораган.

(Чаллы, 2 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаевага ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җәза биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хокук саклау органнарындагы үз чыганаклары аша белде.

Күптән түгел булып узган бер вакыйга (Агина Алтынбаеваның улларын үзләрен генә Мамадыш шәһәрендә күрәләр) хатын-кызга административ җәза бирү өчен сәбәп булды. Моны үз күзләре белән күргән кешеләр әйтүенчә, малайлар үтеп-сүтеп йөрүче кешеләргә бәйләнеп, алардан ипи һәм су өчен акча сораган. Бала мөрәҗәгать иткән ир-атларның берсе җирле Тикшерү комитеты хезмәткәре булып чыккан. Ул малайны полиция бүлегенә алып килгән. Алтынбаеваны 500 сум күләмендә штрафка тартканнар.

Моннан тыш, шушы көннәрдә Россия Тикшерү комитеты бер видео тәкъдим иткән, анда Агина Алтынбаевадан сорау алалар. Видеоның тавышы юк. Бу тикшерү серен саклау өчен шулай эшләнгәндер, мөгаен.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, интернетта Алтынбаеваның 6 яшьлек улы автомобильне сәгатенә 130 чакрым тизлек белән идарә итүе сурәтләнгән видеоролик чыкканнан соң, ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызны 35 мең сум күләмендә штрафка тартты.

Агина Алтынбаевага карата шулай ук өч җинаять эше кузгатылган. Чыганак мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дәлилләр җыялар. Эшләрнең судка барып җитәчәгенә бернинди шик тә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100