news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстандагы авариядә Баулы Үзәк район хастаханәсе табибы һәлак булган

Юл һәлакәте кичә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында булган.

Татарстандагы авариядә Баулы Үзәк район хастаханәсе табибы һәлак булган
очевидцы

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә Баулы Үзәк район хастаханәсенең табиб-офтальмологы Мария Ширкина һәм аның улы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында «Рено Дастер» һәм «Лада Калина» автомобильләре катнашында коточкыч авария булуы хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машиналарның берсе кюветка төшеп киткән.

Авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган тагын өч кешене хастаханәгә озатканнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot