news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Казандагы балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр
соцсети

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Подвалда урнашкан электр двигателенең нык кызуы сәбәпле Казандагы бер балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 8.12 сәгатьтә 112 бердәм номерына 81нче балалар бакчасыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә янган электр үткәргече исе таралуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан 165 кешене, шул исәптән 25 кешелек персоналны эвакуацияләгәннәр. 3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында подвалда урнашкан электр двигателенең бик нык кызуын ачыклаган.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot