news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кешесен алимент буенча 120 мең сум бурыч өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар

Казанның 40 яшьлек ир-аты алимент түләүдән качып йөргән һәм баласына ярдәм итмәгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче ир-атны алимент буенча 120 мең сум бурыч өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Суд карары нигезендә, Казанда яшәүче 40 яшьлек ир балага барлык хезмәт хакының дүрттән бер өлешен түләргә тиеш була. Әмма ир алимент түләүдән баш тарткан һәм балага ярдәм күрсәтмәгән. Бу вакыт эчендә алиментлар буенча бурыч 120 мең сумнан артып киткән.

Шунысын да әйтергә кирәк, элегрәк бурычлы кешене баланы карап тотуга акча түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Әмма бу чаралар аңа бернинди йогынты ясамаган. Ул чакта суд приставлары бүлегенең тикшерүчеләре алиментлар түләмәгән өчен ир-атка карата җинаять эше кузгаткан.






























autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100