news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә янында юл кырыена төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган

Кичә «Бөгелмә – Аэропорт» автомобиль юлының Бөгелмә-Березовка өченче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә янында җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, шофер һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә «Бөгелмә – Аэропорт» автомобиль юлының Бөгелмә-Березовка өченче чакрымында 99нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 46 яшьлек ир, тайгак юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

Авариядә ир күп санлы имгәнүләр алган һәм һәлакәт урынында вафат булган.



news_right_1
news_right_2
news_bot