news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган

Журналистка 61 яшь иде.

«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган
https://vatantat.ru

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Аның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ранис Газизовны озату урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрбез, диелә бу хәбәрдә.

Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Бераз Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире. Бу турыда «Сөембикә» журналы хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100