Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-ат һәм Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат вафат булган.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-атны Әлмәтнең резервтагы госспиталенә китергәннәр. Ир-атта ике яклы пневмонияния булуы ачыкланган. «Пациентның хәле бик авыр дип бәяләнгән. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә анда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», диелгән ведомство хәбәрендә.
Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат 7нче клиник хастаханә базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Анда коронавирус инфекциясе, пневмонияниянең авыр формасы булуы ачыкланган. Пациентның үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланган.
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны барлыгы 59 кеше булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз