Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан чаңгычыларын әзерләгән Россиянең атказанган тренеры Юрий Золотов вафат
Тренерлык хезмәте дәверендә танылган остаз 43 спорт мастеры әзерләгән.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Чаңгы спорты буенча Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Юрий Федорович Золотов 76 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юрий Золотов 1944 елның 1 августында Ульяновск өлкәсенең Радищев районы Октябрьск бистәсендә туа. 1961 елда ул Пенза педагогика институтының физик тәрбия һәм спорт факультетына укырга керә. Армиядә хезмәт иткәннән соң Золотов Казанга килә, спорт карьерасын дәвам итә.
1968-1969 елларда ул Воровский исемендәге спорт клубында тренер булып эшли, аннары Казан дәүләт университетында физик тәрбия кафедрасы укытучысы була. 1974 елдан Казан дәүләт техник университетында (КАИ) укытучы, аннан соң өлкән укытучы вазифасында карьера үсеше башлана.
1985 елдан 1988 елга кадәр Золотов «Буревестник» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлар советы рәисе була. Кышкы Универсиада уеннарының дүртесендә (1987, 1989, 1991, 1993) СССР җыелма командаларын әзерләүгә җәлеп ителә. Тренерлык хезмәте дәверендә Юрий Золотов чаңгы ярышлары буенча 43 спорт мастерын әзерләгән.
Бөтендөнья Универсиадаларында Татарстан спортчыларының якты чыгышлары һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Юрий Федорович «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз