news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында ир-ат, өч атны бәрдереп, юл кырыена очып чыга

Юл-транспорт һәлакәте кич, караңгы төшкәч, Түбән Уратма авылы янындагы начар яктыртылган юлда булган.

Түбән Кама районында ир-ат, өч атны бәрдереп, юл кырыена очып чыга
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада ир, өч атны бәрдереп, юл кырыена очып чыга. Машинада ир хатыны белән була. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Кичә кич белән Түбән Уратма авылы янында югары тизлектә «Лада» йөртүчесе юл буйлап барган өч атны бәрдерә. Бәрелгәннән соң машина кюветка оча.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажир яралана. Табиблар икесендә дә баш сөягенең авыр җәрәхәтләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot