news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында җиңел машина йөртүче, алда баручы йөк машинасына бәрелеп, үлгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә булган.

Түбән Кама районында җиңел машина йөртүче, алда баручы йөк машинасына бәрелеп, үлгән
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машина йөртүче, алдан барган йөк машинасына бәрелеп, һәлак булган. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында булган. «Тойота Лэнд Крузер» хуҗасы Казаннан Әлмәт шәһәренә юл тоткан.

Ир-ат алда баручы «КАМАЗ» белән үзе арасында куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм аңа бәрелгән. Йөк машинасында 38 яшьлек ир-ат барган.

Алынган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100