news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда билгеле адвокат Рамил Вәлиев вафат

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, 51 яшьлек адвокат коронавирус белән авырган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда билгеле адвокат Рамил Вәлиев 51 яшендә вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Адвокат үлеменең рәсми сәбәбе хәбәр ителми. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, адвокат коронавирус инфекциясе белән авырган.

Берникадәр вакыт дәвамында Вәлиев өйдә дәваланган, ул гадәти ОРВИ белән авырыйм дип уйлаган. Температурасы бик югары күтәрелгәч кенә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Адвокатны бүген җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100