news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй янында бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән

Юл һәлакәте кичә кич Тынычлык бистәсе борылышында булган.

Зәй янында бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән
очевидцы

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Зәй янында җиңел автомобиль, бозлавык булу сәбәпле, юл читенә таеп төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә кич Зәйгә җитәрәк - Тынычлык бистәсе борылышында булган. Фаразланганча, машина йөртүче тайгак юлда идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән, автомобиль әйләнеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot