Казанга килгәч авырый башлаган яшь футболчыларны хастаханәдән чыгарганнар

Бүген 16 бала косу һәм эч авыртуга зарлангач, өчесен хастаханәгә салганнар иде.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия турнирында катнашучы яшь футболчыларны Казанның йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«2 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә, өч бала хастаханәдән чыгарылды. Аларның хәле канәгатьләндерерлек дип бәяләнә. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары тарафыннан тиешле барлык киңәшләр дә бирелде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 16 яшь футболчы эчәклек инфекциясе билгеләре белән табибларга мөрәҗәгать иткән иде.1 ноябрьдә «Кристалл» кунакханәсендә Казанга футбол буенча турнирда катнашырга дип килгән яшь спортчылар косу һәм эчләре авыртуга зарлана башлаган. Табиблар балаларны карагач, алтысын хастаханәгә озатканнар.Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.