Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кунакханәсендә футболчы балалар агуланганнан соң җинаять эше ачылган
Хастаханәгә алты баланы китергәннәр, алар косу һәм эч авыртуга зарлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Кристалл» кунакханәсендә яшь футболчылар агуланганнан соң җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.
7-10 яшьлек балалар Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән ярышларда катнашу өчен килгән һәм «Кристалл» кунакханәсендә тукталган. 1 ноябрьдә балалар эчләре авырту, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1 ноябрьдә Казанда 31 бала хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар караганнан соң, 6 баланы хастаханәгә озатканнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ТР прокуратурасының гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән, балаларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерүе хакында хәбәр иткән иде.
Соңрак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен расладылар. Табиблар аларның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз