Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең иң көчле кешесе коронавирустан үлгән
Владимир Синеглазов 2009 елда Россиянең иң көчле кешесе титулын алган.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 2009 елда Россиянең иң көчле кешесе титулын алган Владимир Синеглазов коронавирус аркасында үлгән. Аңа 61 яшь булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Телеканал мәгълүматларына караганда, спортчы гомеренең соңгы көннәрендә комада булган. Шул ук сәбәп белән Синеглазовның сеңлесе дә үлгән.
Россиянең иң көчле кешесе гер спорты белән шөгыльләнгән. Спортчы озак вакытлар гастрольләрдә йөргән. Анда төрле трюклар һәм снарядлар белән чыгыш ясаган. Карьерасы башланганнан бирле ул 26 дөнья рекорды куйган. Синеглазов 50 яшендә аяк буыннары авырта башлагач чыгыш ясавын туктаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз