Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида пенсионер хатын-кыз 600 мең сумын урлаткан
Хатын-кыз өч атна дәвамында аферистларның счетына 600 меңнән күбрәк акча күчергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Полициягә Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат күрүен сөйләгән. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата, үзен трейдер дип таныштыра. Ир-ат сатулар өчен смартфонга берничә кушымта йөкләргә һәм 15 мең сум күләмендә беренче взнос кертергә кирәген әйтә.
Шалтыраткан кеше керемнең кертелгән акча күләменә бәйле булачагын әйтә. Өч атна дәвамында хатын-кыз счетка 600 меңнән күбрәк акча күчергән.
Күпмедер вакыттан соң ул акча алырга теләгән, әмма моның өчен страховка, комиссия һәм башка взнослар түләргә кирәк булган.
Хатын-кыз аферистлар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз