Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ел башыннан аварияләрдә үлгән кешеләрнең яртысы диярлек – өлкән яшьтәгеләр
Ел башыннан алып Казанда 1260 авария булган, аларда 35 кешенең гомере өзелгән.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ел башыннан юл һәлакәтләрендә үлгән кешеләрнең яртысы диярлек – өлкән яшьтәгеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Быелның 9 аенда шәһәрдә 1260 авария теркәлгән, аларда 35 кешенең гомере өзелгән, 1400дән артыгы зыян күргән. Күңелсез статистика күрсәткәнчә, һәлак булучыларның яртысына якыны – 60 яшьтән узган кешеләр.
Соңгы атнада гына да ике ир-ат машина астында калып һәлак булган. 27 сентябрьдә Рихард Зорге урамында «Опель» автомобиле тиешле булмаган урында юл аша чыккан 73 яшьлек ир-атны бәрдергән. Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүленең шунда ук гомере өзелгән. Шуңа охшаш тагын бер очрак 30 сентябрь кичендә 2нче Азин урамында булган. 60 яшьлек җәяүле җир асты кичүен санга сукмыйча, өстән генә юл аша чыгарга уйлаган. Нәтиҗәдә, аны «Шкода» автомобиле бәрдереп киткән һәм ул ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче җан биргән.
ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үтүләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр юлдагы вазгыятькә һәрвакытта да тиз һәм адекват рәвештә реакция белдерә алмый. Кайчагында алар караңгыда машинаны күрми яки юлны кыскартырга уйлап, тиешле булмаган урында урам аркылы чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз