news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат байкершаны таптаткан

Кичә кич Җиңүгә 40 ел урамында мотоциклчы кыз алтынчы модельле «Лада» машинасы тәгәрмәче астына эләккән.

Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат байкершаны таптаткан
Чаллы Дәүләт автоинспекциясе

(Чаллы, 2 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат мотоциклчы кызны таптаткан. Бу турыда җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Җиңүгә 40 ел урамында булган. Алтынчы модельле «Лада» автомобиле белән идарә иткән 49 яшьлек йөртүче борылганда «Кавасаки» мотоциклына юл бирмәгән һәм 26 яшьлек байкершаны бәрдергән.

Һәлакәт урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, җиңел машина белән идарә итүче ир-ат исерек булган. Аның канында 0,547 промильле алкоголь табылган.

Зыян күргән кызны хастаханәгә алып киткәннәр. «Лада» автомобиле йөртүчесенә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен беркетмә төзеделәр, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100