news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар тәрәзә рәшәткәсендә асылынып калган Чаллы кешесенә ярдәм иткән

Бу очрак кич белән ГЭС бистәсендә була.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Коткаручылар тәрәзә рәшәткәсендә асылынып калган Чаллы кешесенә ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ГЭС бистәсендә 34 яшьлек ир-ат үз фатирына тәрәзә аша кереп китәргә теләгән, ләкин рәшәткәнең очлы өлешенә аягын кискән һәм кабельгә тотынып асылынып калган", - дип сөйләделәр министрлыкта.

Коткаручылар рәшәткәне кисә һәм зыян күргән ир-атны табибларга тапшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot