news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагында яшәүче 49 яшьлек ир-ат паяльник белән мич кабызганда пешкән

Куллары пешкән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Кама Тамагында яшәүче 49 яшьлек ир-ат паяльник белән мич кабызганда пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«49 яшьлек ир-ат үз хуҗалыгы территориясендә паяльник ярдәмендә мич кабызып, шунда йорт кошлары өчен ризык әзерләмәкче булган. Нәтиҗәдә, куллары пешкән зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ир-ат ут белән саксыз эш итү аркасында зыян күргән дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot