news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз коронавирус корбаны булган

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусының корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы расланган», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Covid-19дан 1939 һәм 1976 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100