news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Минск урамында мәете табылган кешене үтерүдә шикләнелүчене тотканнар

Казанның Минск урамындагы йортларның берсендә бүген кан коеш булган.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тәртип сакчылары Казанның Минск урамында ау мылтыгыннан атып кеше үтерүдә шикләнелгән 36 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгенә Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдерде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсе янында тоткарлаган.

Җинаять бүген иртән Казанның Минск урамындагы күп катлы йортларның берсендә, 14 һәм 15 нче катлар арасында кылынган. Тәртип сакчылары башына мылтыктан атылган ир-атның гәүдәсен табып ала. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьченең «Сайга» мылтыгыннан атуы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100