news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз өендә мәдрәсә оештырган өчен хөкем ителгән

Аны «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын төзүдә гаепле дип тапканнар.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәр суды 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны өендә мәдрәсә (анда ул үзе һәм танышлары төрек дин белгече Сәед Нурсиның китапларын укыган) оештырган өчен шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Коммерсант-Казань» газетасы хәбәр иткәнчә, хатын-кызны «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын төзүдә гаепле дип тапканнар. Ул Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм 2008 елда Югары суд карары белән тыелган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2015 елда Шәрифуллина «дини темаларга дәресләр үткәрәм дигән булып» Чаллыда «Нурджулар» дини берләшмәсе ячейкасын оештырган. «Хатын-кыз яшерен фатирда экстремистик әдәбият өйрәнү максатыннан кешеләр җыйган һәм «Нурджулар» идеяләрен пропагандалаган. Аның законга каршы килә торган эшчәнлегенә 2020 елның мартында чик куелган», - дип хәбәр иткән иде элегрәк Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100