news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга керүне чикләделәр

Чикләү режимы 2 августтан 21 календарь көн дәвамында гамәлдә булачак.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, бүгенге көннән кешеләргә һәм транспортка урманнарга керүгә чираттагы чикләү кертелде. Режим республиканың урман фонды җирләрендә гамәлдә.

«Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре  тарафыннан шлагбаумнар белән урман юлларын ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Бу чаралар чикләүләр гамәлдә вакытта булачак», – дип билгеләп үтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Чикләү режимы 2 августтан 21 календарь көн дәвамында гамәлдә булачак. Тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман массивларында патрульлек көчәйтелде, ял көннәрендә урманчылар кешеләр күп йөри торган урыннарда вакытлыча постлар оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot