news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда тугыз катлы йортның балконында чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Төнлә Казанда тугыз катлы йортның балконында чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төн уртасыннан соң Блюхер урамындагы 4нче йортның җиденче катында балкон януы хакында хәбәр килгән. Ялкын телләре өлешчә фатирны да ялмап алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр фатирда калган ир-атны урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Моннан тыш, аш бүлмәсеннән бензин салынган ике алюминий канистра да алып чыкканнар. Табиблар 72 яшьлек зыян күрүчене коткарырга тырышса да, ул һәлак булган.

Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 20 кеше, шул исәптән өч бала урамга чыгып өлгергән. Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100