news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында урманга гөмбәгә киткән һәм адашкан ир-атны тапканнар

69 яшьлек ир-атны бакчасына кадәр алып кайтканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Чаллы янында урманга гөмбәгә киткән һәм адашкан ир-атны тапканнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында урманга гөмбәгә киткән ир-атны тапканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанда яшәүче бабайны бүген 14:40 сәгатьтә волонтерлар тапкан. Ир-атны бакчасына кадәр алып кайтканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә 69 яшьлек ир-ат «Бриз-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге бакчадан урманга гөмбәгә киткән һәм юкка чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100