Урман кисү өлкәсендә 269 хилафлык теркәлгән, салынган зыян 3,2 млн. сумлап исәпләнә

Шуларның 22се буенча гаеплеләр табылмаган

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Быел, 29 июль мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендәге урманнарда 73 янгын чыгуы теркәлгән, барлыгы 140,57 гектар гомуми мәйданда (былтыр беренче ярты еллыкта чыккан 44 янгында 75,32 гектар ) урман янып көлгә әйләнгән, урман хуҗалыгына 9 млн. сум тирәсе зыян салынган. Бер янгынның уртача мәйданы - 2 гектар чамасы.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 6 ай эчендә 47 протокол төзелгән, шулар буенча 50 мең сум күләмендә штраф салынган һәм шуның 13 мең сумы түләтелгән. Тагын 34 күрсәтмә буенча 37 мең сумлык штраф җыеп алынасы бар, аларны үтәү вакыты әлегә гамәлдән чыкмаган. Болардан тыш, 29 (шуларның 2се планнан тыш) тапкыр тикшерү белән барып, инспекторлар урманга мөнәсәбәттә хилафлыклар табып, 37 күрсәтмә-тәкъдим язып биргән, шуларның 13е таләпләргә туры китерелгән. Тагын административ хокук бозулар буенча 14 вазифаи һәм 5 юридик затка карата протоколлар төзелгән.

Урман кисү өлкәсендә 269 хилафлык теркәлгән, салынган зыян 3,2 млн. сум исәпләнә, шуларның 22се буенча гаеплеләр табылмаган (зыяны – 1,3 млн. сумлык). Шул рәвешле, урманга зыян салучыларны табу 60 процент тәшкил иткән, бу исә күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге индикаторына туры килә. Салынган зыянны ирекле рәвештә һәм суд аша 823 мең сум күләмендә кайтарып алынган, 490,7 мең сумын, суд аша таләп итеп алу өчен, материаллар әзерләп тапшырылган, тагын 477 мең сумлыгы буенча әзерләнә.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматта шундый саннар китерелә.