Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслим районында бер өйдә газ баллоны шартлаган
Фаҗигадә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылында бер өйдә газ баллоны шартлаган, нәтиҗәдә йортның бер өлеше җимерелгән.
Шәхси торак йортта 50 литрлы газ баллоны шартлаган. Йортның түбәсе җимерелгән, стеналарның бер өлешенә һәм тәрәзәләргә зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗигадә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз