news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КНИТУ-КХТИ ректоры 10 млн сум урлаган өчен суд каршына басачак

Юшко законсыз рәвештә хезмәт хакы сыйфатында 9,7 млн сум алган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан буенча Тикшерү комитеты КНИТУ-КХТИ ректоры вазифаларыннан читләштерелгән 50 яшьлек Сергей Юшкога карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ир-атны мошенниклыкта һәм ялганлауда гаеплиләр. Якын арада эш судка җибәреләчәк. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2004-2017 елларда Юшко «Идея» технопаркында тулы ставкага эшләгән. Шул ук вакытта ул инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире, шулай ук КНИТУның мәгълүмати технологияләр факультеты деканы булып саналган. Әмма чынлыкта вузда эшләмәгән. Бу вакыт эчендә Юшко законсыз рәвештә хезмәт хакы сыйфатында 9,7 млн сум алган.

Моннан тыш, 2013 елда технопарк һәм КНИТУ арасында университет хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруга килешү төзелгән. Аның суммасы 1,3 млн сумнан күбрәк булган. Әмма Юшко бу чараны минималь чыгымнарсыз һәм чит ил галимнәрен җәлеп итмичә генә уздырып җибәргән. Бу килешүнең чын бәясе 129 меңнән дә артык булмый. Тикшерү раслаганча, Юшко технопаркның исәп-хисап счетына күчерелгән акчаны урлаган.

КХТИ ректоры гаебен танымады. Расланган гаепләү карары белән җинаять эше якын арада судка җибәреләчәк.

Алдарак «Татар-информ» техник югары уку йорты ректоры Сергей Юшконың мошенниклыкта һәм ялганда гаепләнүен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100