news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган

Машина йөртүче һәлакәттә зыян күрмәгән.

Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган
шаһитлар

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда чит ил машинасы яшелчә бакчасына кереп китеп, ян ягына ауган. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бу хәл республиканың Ютазы районында булган.

Бәйрәкә авылында «Фольксваген Поло» автомобиле шәхси бакчага килеп кергән, аннан ян ягына ауган.

Бәхеткә, шофер һәлакәттә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot