news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар

63 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке бишләр тирәсендә коткаручылар яр буеннан 500 метр эчтә 25 июнь көнне югалган 63 яшьлек балыкчының мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы узган сишәмбедә, 25 июньдә, Әлмәттәге сусаклагычта бер балыкчының югалуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ачыкланганча, исерек хәлдәге ир-ат резин көймәгә утырып яр буеннан 300-400 метрга эчкә кергән, шуннан соң көймә әйләнеп капланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot