news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда янган автомобиль эчендә ир-ат мәетен тапканнар

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасының узеллары һәм агрегатлары төзек булмау аркасында чыккан.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда янгын сүндерүчеләр ут капкан автомобильдә ир-ат мәетен табып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге икеләр тирәсендә 112 бердәм номерына Шамил Усманов урамындагы 31/16нчы йорт янында ике автомобиль януы хакында хәбәр килгән. Урында 14нче модельле «Лада» автомобиленең мотор бүлеге һәм приборлар панеленә, шулай ук янәшәдә торган «Опель» автомобиленең фара һәм бамперына ут кабуы ачыкланган.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны биш минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта «Лада» автомобиленең арткы утыргычында 40 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын транспорт чарасының узеллары һәм агрегатлары төзек булмау аркасында чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100