news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы урман посадкасында агу химикатлары булган законсыз чүплек табылды

Чүп-чар өеме барлыкка килгән җир участогы җирле агрофирмага карый һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә.

Арча районы урман посадкасында агу химикатлары булган законсыз чүплек табылды
ТР Прокуратурасы

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Арча районындагы урман посадкасында агулы химикатлар булган законсыз чүплек ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Күзәтчелек ведомствосы һәм ТР Экология министрлыгы белгечләре тикшерүе нәтиҗәсендә республиканың Арча районында Урта Пошалым авылы янындагы урман посадкасында законсыз чүплек урыны ачыкланган.

Көнкүреш калдыклары арасында гербицидлы канистрлар табылган. Агу химикатларын аннан алып махсус оешмага тапшырганнар.

Җир участогының җирле агрофирмага каравы һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүе ачыкланган. Әлеге ачыкланган чүплек кешеләр сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыра.

Тикшерү материаллары полициягә җибәрелгән.

Агрофирма җитәкчелегеннән урман посадкасында чүп-чарны җыеп алып, гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100