news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике атна эчендә Татарстан сулыкларында 7 кеше баткан

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 фаҗига булган.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Ике атна эчендә республика сулыкларында җиде кеше баткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 фаҗига булган, узган елның шушы ук вакытында аларның саны 29га җиткән. Һәлак булучылар арасында ике бала да бар.

«Еш кына кешеләр су коенырга ярамаган җирләрдә бата. Шул сәбәп белән быел биш кеше һәлак булды. Калган өч кешене, шул исәптән бер яшүсмерне коткарып кала алдык», — диде Юрий Венедиктов.

Венедиктов әти-әниләргә балаларны караучысыз сулыкларга җибәрмәскә кушты. Ул 27 майда Яшел Үзәндә булган хәлне дә искә төшерде. 13 яшьлек үсмер су янында басып торганда кесәсеннән акча төшереп җибәргән. Шуны үрелеп алырга теләгәндә суга егылып төшкән. Бала судан йөзеп чыга алмаган.

Алдарак «Татар-информ» май аенда тыелган урыннарда су коенганда ике кешенең батуын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100